Икътисад
19 Декабря 2019, 12:25

Путин Камчатка халкын тынычландырды

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, “такыр” тарифлар программасын бетерергә җыенмыйлар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Владимир Путин матбугат конференциясендә Камчаткада яшәүчеләр өчен авиабилетлар бәяләре турында үз фикерен әйтте.
Журналист ханым самолетларга льготалы билетларны тиз сатып алып бетәләр һәм теләгән һәркемгә алар эләкми дип белдерде. Ул “такыр” тарифлар программасы “тарихта гына калу” ихтималына борчуын белдерде.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, “такыр” тарифлар программасын бетерергә җыенмыйлар. “Аэрофлот” хөкүмәттән бу очышлар өчен акчалар кысу буенча бераз арттырып та җибәрә. Әле бу программа киңәйтеләчәк тә”, - дип ышандырды Русия лидеры.
Путин шуны да әйтте: проблема Камчатка халкының керемнәре үсү исәбенә дә хәл ителергә тиеш. Әлеге вакытта алар бик акрын үсә. “Шулай итеп, тарифларны киметергә кирәк. Бу программалар әлегә дәвам итәчәк, глобаль үзгәрешләр көтелми”, - диде В.Путин.
Читайте нас