Башкортстан башкаласының бер районында “Бурычсыз Яңа ел” акциясен үткәрәләр.
Уфаның Октябрь районында яшәүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларының бер өлешен кичерәчәкләр. Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтендә “Бурычсыз Яңа ел” акциясендә катнашучыларны пени түләүдән азат итүләре турында сөйләделәр.
4 декабрьдән 2020 елның 15 гыйнварына кадәр “коммуналка” өчен төп бурычны түләгән кешеләр пени түләмәячәкләр.
Мондый акцияләр Уфада һәр ел саен диярлек уздырыла.