Уфада «Urban Day»да Башкортстан шәһәрләрендә уңайлы мохит булдыру турында фикер алыштылар. БР шәһәрләре үсеше стратегиясен презентацияләү вакытында «Башкортстанның төньяк капкалары» Янавылда -чыршы мәйданы, Сибайда - Гафури исемендәге парк, Агыйделдә - җәяүлеләр үзәге, Ишембайда шәһәр мәйданын яңарту тәкъдим ителде.
Моннан тыш, “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” Федераль проекты кысаларында Башкортстан ТКХ министрлыгы һәм Шәһәрләрне үстерү институты арасында килешү имзаланды.
“Безнең регион өчен экология-хәл итәргә кирәкле мәсьәләләрнең берсе. Яшел үсентеләр, киңлекләр-хәл итәргә тиешле төп бурыч,” – диде Башкортстан башлыгының җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча киңәшчесе Ольга Сарапулова.
Чарада шулай ук лекторий узды, аның кысаларында чакырылган спикерлар заманча балалар мәйданчыклары оештыру, шәһәр тирәлегендә үсемлекләр, шулай ук шәһәр иллюминациясе турында сөйләштеләр. Спикерларның берсе - Итальян дизайнеры, Уфада, Стәрлетамакта һәм Казанда Яңа ел иллюминациясе авторы Валерио Фести булды.