Барлык яңалыклар
Икътисад
15 декабрь 2019, 02:30

Яңа елдан МРОТ арта

Бу арттыру 3,2 миллион кешегә кагылачак.

Башкортстанда 2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакының күләме, район коэффициентын исәпкә алып, 13 949,5 сум тәшкил итәчәк. Әлеге вакытта республикада МРОТ күләме - 12 972 сум. Шулай итеп, минималь хезмәт хакы 977 сумга артачак. Бу хакта БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Яңа елда Русиядә МРОТ 12 130 сум тәшкил итәчәк. Әле аның күләме – 11 280 сум. Русия Хезмәт министрлыгының закон проекты нигезендә аны 7,5%ка (850 сум) арттырырга тәкъдим ителә, бу 2019 елда Үзәк банк фаразлаган инфляция дәрәҗәсеннән 2 тапкыр артыграк.
Русия Хезмәт министрлыгы бәяләмәсе буенча, бу арттыру 3,2 миллион кешегә кагылачак, аларның яртысы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшли. Документны гамәлгә ашырыр өчен бюджет системасының чыгымнары 20,9 миллиард сумга басачак дип планлаштырыла, бу сумманың 5,8 миллиарды – федераль бюджеттан.
Хезмәт кодексына ярашлы, эш бирүченең тулы бер ай эшләгән хезмәткәргә МРОТ күләменнән ким булган хезмәт хакы түләргә хокукы юк.
Читайте нас: