«Торатау» Конгресс-холлы нигезендә туриндустрия экспертлары бу өлкәдәге проблемалар, кыенлыклар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышырга җыелдылар.
Катнашучылар төбәктәге туризм мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр: салда йөзүләр һәм походлар, джиппинг, ат чабышлары, эт җигүлекләре, снегоходлар һәм катамараннар, фестивальләр һәм вакыйгалар, аерым алганда, Уфада «Terra Zima» кышкы фестиваленең программасын тәкъдим иттеләр.
Республика Дәүләт туризмы комитеты рәисе Салават Нәфыйков һәм Region PR Русия Федерациясе идарәсе рәисе, Федераль туризм агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Геннадий Шаталов чыгыш ясадылар. Алар этнотурподуктны популярлаштыру кыенлыклары турында сөйләп үттеләр.
Форумда төп диджитал-туризмдагы кораллар, этномаршрутлар үсеше, төбәкләрдә этнотуризм үсеше өчен шартлар тудыру, шулай ук территорияне алга этәрүдә контент роле турында да фикер алышачаклар. Аерым түгәрәк өстәлләрдә халык-сәнгать һөнәрчелеге һәм туристик сувенирлары, этнотуризм нигезләре буларак милли ашлар мәсьәләләре каралачак.
Уфа Конгресс-холлының 1нче катындагы Форум һәм күргәзмә 14нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.