Content Review агентлыгы тикшеренүләр үткәргәннән соң, 2020 елда Русиядә мобиль элемтә кыйммәтләнәчәк, дип хәбәр итә.
Бәяләр 17-18 процентка артыр дип фаразлана. Агентлык мәгълүматлары буенча, кыйммәтләнүнең төп сәбәбе - "Яровая пакетын" һәм тотрыклы Рунет турындагы закон таләпләрен үтәү зарурлыгы. Моңа электр энергиясенә һәм ягулык-майлау материалларына бәяләр үсеше һәм Русия сумы курсы үзгәреп торуы да йогынты ясаячак. Бәяләр тигез үсмәячәк, дип фаразлана. Иң арзан тарифлар инфляция чикләрендә үсәчәк, калганнары - тизрәк. Билгеләп үтелгәнчә, операторларга куелган төп таләп - дүртенче буын - 4G яки LTE элемтәсенең һәркем файдалана алырлык булуы.