Икътисад
9 Декабря 2019, 08:05

Эш күп, ә эшсезләр тагын да күбрәк

Әллә эзли белмибезме?

title
Уйлап карасаң, вакансияләр саны арта икән, димәк, эшсезләр саны кимергә тиеш кебек.

Чынында исә хәл башкачарак: бүген илдә миллионнан артык, атап әйткәндә, 1,1 миллион вакансия булуга карамастан, эшсез утыручылар сафы кимеми. Һәрхәлдә, Росстат шундый мәгълүматлар бирә. Ә бит ведомствоның отчетына кече бизнес керми. Димәк, буш торган эш урыннары тагын да күбрәк. Бу – соңгы өч елда рекорд күрсәткеч, диләр белгечләр. Ил буенча алганда 3,2 миллион кеше эшсез дип санала. Болар – мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар. Ә исәпкә кермәгәннәр күпме?

Hays халыкара рекрутинг компаниясе үткәргән сораштырулар нәтиҗәсе күрсәтүенчә, оешмалар квалификацияле кадрлар җитмәүгә зарлана. Бигрәк тә медицина, төзелеш һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсенә таләп ителгән кандидатларны сайлап алуы авыр, диләр эш бирүчеләр. Ә шул ук вакытта дипломлы яшьләр эш таба алмый из чигә. “Кая барсак та, тәҗрибә сорыйлар. Эшләп карарга мөмкинлек бирмәгәч, аны кайдан аласың?”, – ди алар.

Азмы-күпме тәҗрибә туплар өчен нинди эш урыны да ярап торыр иде. Әмма вузны, бигрәк тә абруйлы дип саналганын тәмамлаган яшьләр шунда ук югары хезмәт хакы түләнүче эш урыны эзли башлый. Түбән хезмәт хакына алар риза түгел. Яшьләрне дә аңларга була, аларның да, кем әйтмешли, кешечә яшисе килә.
Аннары, бүген хезмәт базарында тәкъдим ителүче эшләрнең күбесе – эшче һөнәрләр. Ни кызганыч, үзгәртеп-кору чорыннан алып дәвам иткән үзгәрешләр, беренчедән, эшче һөнәренең абруен төшерде. Икенчедән, бу белгечләрне әзерләү уку йортларының саны кимеде: оптимизация дип, кайсысын яптылар, кайда урыннар кыскартылды, кайда әлеге дә баягы юрист белән экономистлар әзерләүгә күчтеләр. Шуңа яшьләрнең күбесе, киләчәктә бу һөнәр миңа кирәк булырмы-юкмы дип артык уйланып тормый, югары уку йортында я юрист, я экономист, я программист белгечлекләрен сайларга тырыша. Нәтиҗәдә мондый белгечләр шулкадәр күбәеп киткән ки: хәтта элек сорау күп булган кайсыбер һөнәрләргә бүген ихтыяҗ юк диярлек.

Бу исемлекнең башында – заманча бухгалтерлар. “Русиядә эш” порталында әлеге һөнәр буенча 6,5 мең вакансия бар. Ә резюмелар саны 65 меңнән артып китә. Экономистларга исә эш бирүчеләрдән 2 мең тәкъдим бар, ә эш эзләүчеләр саны – 39 мең. Шуңа карамастан, уку йортлары әле булса бу белгечлекләр буенча күпләп абитуриентлар кабул итә.
“Кирәксез вакансияләрнең күбесе – түбән хезмәт хаклылар, – ди Икътисадның югары мәктәбенең кеше ресурслары белән идарә итү кафедрасы профессоры Елена Варшавская. – Күп кешеләр сайлаган һөнәрләр буенча хезмәт хакы үсми торып, хәл үзгәрмәячәк”.
Читайте нас