Икътисад
5 Декабря 2019, 08:30

“Уфанефтемаш”та вахтовикларга эш хакы түләмәгәннәр

Социаль челтәрләрдә “Уфанефтемаш” хезмәткәрләре айлар буе эш хакы түләнмәве турында хәбәр иткән иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанның Тикшерү комитеты “Уфанефтемаш” җәмгыятенең хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләмәү факты буенча тикшерү эше башлаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, предприятие җитәкчелеге 121 хезмәткәренә хезмәт хакын тулы күләмдә түләмәгән. Әле бу хезмәткәрләр Приморье краеның Большой камень шәһәрендә. Нәтиҗәдә хезмәт хаклары буенча бурычлар 2,1 миллион сумнан артып киткән.
Тикшерү алды барышында хезмәткәрләргә булган бурычларның шактый өлеше – 1,9 миллион сумнан артык – каплатылган.
Әлеге вакытта тикшерүчеләр предприятиенең бухгалтерия һәм кадрлар буенча документациясен җентекләп өйрәнер өчен алганнар, предприятиенең хезмәткәрләрен сораштырулар бара, бурычларның төгәл вакытын, күләмен һәм оешманың активлары кая юнәлтелгәнне белер өчен финанс-икътисади суд экспертизасы билгеләнгән.
Предприятие эшчәннәренең бозылган хезмәт хокукларын тиз арада тергезү һәм вакыйганың сәбәпләрен ачыклау буенча барлык чаралар да күрелә.
Күптән түгел Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хезмәт буенча дәүләт инспекциясе белән Хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгына республика вахтовикларын Владивостокка эшкә җибәргән “Уфанефтемаш” компаниясен тикшерергә йөкләмә биргән иде. Хезмәткәрләр социаль челтәрләрдә эш хакларын тоткарлаулары, кайтыр юлга билетка да акчалары булмавы хакында хәбәр иткәннәр иде.
Читайте нас