Барлык яңалыклар
Икътисад
3 декабрь 2019, 13:20

Яңа ел иллюминациясенә 115 млн сум акча тотыначаклар

Башкортстанның тугыз шәһәрендә Яңа ел иллюминациясенә барлыгы 115 млн сум акча тотынылачак.

Башкортстанның тугыз шәһәрендә Яңа ел иллюминациясенә барлыгы 115 млн сум акча тотынылачак.
«Башкортстан Республикасы хуҗалык идарәсе» Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Салават, Ишембай, Нефтекама, Күмертау, Сибай һәм Агыйделдә яңа ел иллюминациясе урнаштыруга контракт төзеде, дип хәбәр итә «Коммерсант» басмасы Дәүләт закупкалары порталы мәгълүматларына сылтанып.
Контракт 25 ноябрьдә бердәнбер тәэмин итүче — ООО «Клирлайт рус» белән төзелгән һәм 21 көн эчендә үтәлергә тиеш. Контракт турында мәгълүмат 29 ноябрьдә Дәүләт закупкалары порталында урнаштырылган. Подрядчикка 99 яктырту декоратив конструкцияләрен әзерләргә һәм урнаштырырга, аларны шәһәр челтәрләренә тоташтырырга туры киләчәк. Тендер шартлары буенча, Уфада-сигез яктырткыч конструкция (шул исәптән 32 метрлы ясалма чыршы, арка, консоль, боз сөңгеләре, кар бөртекләре һәм фонарь), башка шәһәрләрдә бер конструкция урнаштырылырга тиеш. Техзадание сметасы буенча, иң кыйммәтле конструкция Уфа өчен ясалма чыршы (20,8 млн сум).
Читайте нас: