Икътисад
26 Ноября 2019, 12:05

Уфада дүрт яңа балалар бакчасы сафка тапшырылырмы?

Аларның берсе буенча эшләр графиктан калыша.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аларның берсе буенча эшләр графиктан калыша.
2019 елның декабрь ахырына кадәр Уфада дүрт балалар бакчасы тапшырылырга тиеш. Бу хакта 26 ноябрьдә хакимияттәге оператив киңәшмәдә мэр Өлфәт Мостафин сөйләде.
Алар Максимовка бистәсендә, Дема-6, Инорс-4 микрорайоннарында һәм Совет районының Железняцкая урамында урнашкан.
«Балалар бакчалары ачылуын балалар да, ата-аналар да түземсезлек белән көтә», - диде шәһәр башлыгы һәм үзенең урынбасары Әсхәт Хәйруллиннан учреждениеләрне тапшыру срокларының үтәлү-үтәлмәвен сорады.
Әсхәт Хәйруллин сүзләренә караганда, барлык графиклар да диярлек саклана. Өч балалар бакчасының әзерлеге 90%, ә Демадагы бина — якынча 75%. Биредә фасадлар һәм эчке бизәкләү эшләре графигы артта кала.
«Калган балалар бакчалары буенча бернинди шик юк», — дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы урынбасары.
Читайте нас