Икътисад
25 Ноября 2019, 10:20

Башкортстанда уртача хезмәт хакы 35 779 сумга җиткән

Агымдагы елның сентябрендә Башкортстанда уртача хезмәт хакы 35 779 сумга җиткән, дип хәбәр итә Республика Хезмәт министрлыгы.

title
Агымдагы елның сентябрендә Башкортстанда уртача хезмәт хакы 35 779 сумга җиткән, дип хәбәр итә Республика Хезмәт министрлыгы.
"Башинформ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елга төбәктә уртача айлык хезмәт хакын 43,5 мең сумга җиткерү планлаштырыла. 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына республиканың социаль-икътисади үсеш фаразына нәкъ менә шундый хезмәт хакы күрсәткече салынган.
Сайлаулы тикшерүләр мәгълүматлары буенча, 2019 елның июль-сентябрь айларында Башкортстанда эшче кешеләр саны 1,876 млн. тәшкил итә.
Халыкара хезмәт оешмасы стандартлары нигезендә эшсезләр саны 78,6 мең кеше тәшкил итә. Шул ук оешманың методологиясе буенча эшсезлек дәрәҗәсе регионда 4,2% тәшкил итә.
Эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы хәзерге көндә 10 434 сум тәшкил итә.
Читайте нас