Барлык яңалыклар
Икътисад
13 ноябрь 2019, 23:30

Ана капиталына машина алып булырмы?

Ана капиталы алган гаиләләр саны дүртенче ел рәттән кими.

Ана капиталы алган гаиләләр саны дүртенче ел рәттән кими.
Русия пенсия фонды алып барган статистика буенча, 2019 елның гыйнвар-октябрь айларында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 45 меңгә кимрәк сертификат бирелгән. Бу бала табучылар саны кимүе белән бәйле. Дәүләт Думасында ана капиталының җәлеп итүчәнлеген арттыру турында уйланалар.
Әйтик, күп балалы гаиләләргә илдә җитештерелгән автомобиль сатып алуны рөхсәт итәргә мөмкиннәр.
Ана капиталы алучы гаиләләр саны дүртенче ел рәттән кими. 2007 елда, гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү программасы башлангач, 313,8 мең сертификат бирелгән булган. 2015 елда 1 миллионнан арткан. 2016дан башлап ана капиталын алучы гаиләләрнең елдан-ел кимүе күзәтелә.
Читайте нас: