Барлык яңалыклар
Икътисад
5 ноябрь 2019, 17:20

Башкорт кымызы – Кувейтта!

Кувейт һәм Гарәп ярымутравының башка илләренә башкорт кымызы һәм бия сөтен җибәрү планлаштырыла.

Кувейт һәм Гарәп ярымутравының башка илләренә башкорт кымызы һәм бия сөтен җибәрү планлаштырыла. Бу хакта БР Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итәләр. Моңа Кувейтның “Алмаса” компанияләре директорлар советы рәисе Салема Аль-Бьянони Башкортстанга эшлекле сәфәре белән килгәндә ирешелгән иде.
“Ниндидер конкрет сроклар яисә кымыз күләме турында сүз бармый әлегә. Бу мәсьәлә әле актив рәвештә өйрәнелә. Кувейт һәм Фарсы култыгының башка илләренә Баймак районында җитештерелгән коры кымыз экспортлау күзаллана”, - дип белдерде БР Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитетының матбугат сәркатибе Илгизәр Саньяров.
Кувейтның “Алмаса” компаниясе белән хезмәттәшлек итүнең киләсе этабы – Башкортстан шифаханәләренә кымыз белән дәвалануга туристик маршрутлар оештыру.
Читайте нас: