Барлык яңалыклар
Икътисад
4 ноябрь 2019, 21:22

Русиянең иң бай хатын – кызы кем?

“Интеко” компаниясе хуҗасы Елена Батурина, җиденче ел рәттән, Русиянең иң бай хатын- кызлары исемлеген җитәкли.

“Интеко” компаниясе хуҗасы Елена Батурина, җиденче ел рәттән, Русиянең иң бай хатын- кызлары исемлеген җитәкли.
Forbes рейтингы буенча, аның байлыгы 1 миллиард 200 миллион доллар белән исәпләнә. Икенче урында, интернет- магазин хуҗасы Татьяна Бакальчук бара. Ул 1 миллиард долларлык мөлкәткә ия. Өченчедә, 600 миллион доллар белән “Русия” банкы җитәкчесенең тормыш иптәше Юлия Ковальчук килә. Аннан соң зур бизнес хуҗалары хатыннары Елена Рыболовлева, Лилия Ротенберг, Ирина Абрамович, Полина Юмашева, Ольга Груздева, Лариса Алекперова бер- берсе белән ярыша. Рейтингның 25 баскычында, 180 миллион доллар белән, спортчы Мария Шарапова урнашкан. Башкалардан аермалы буларак, Мария үзенең күпеллык тырыш хезмәте белән җыйган бу байлыкны.
Читайте нас: