Барлык яңалыклар
Икътисад
31 октябрь 2019, 14:34

Путин бәхәсләрне туктатырга чакырды

Владимир Путин Русия белән Украинага газ мәсьәләләре буенча бәхәсләрне туктатырга кирәк дип белдерде.

Владимир Путин Русия белән Украинага газ мәсьәләләре буенча бәхәсләрне туктатырга кирәк дип белдерде. “Бу абсурдтан котылып, бөтен яклап барлык таләпләрне нульгә төшерергә кирәк”,—диде ул. Президент Русиянең газ озату һәм транзитлау буенча Украина белән конструктив сөйләшүләргә әзер булуын билгеләде. Ул шулай ук бу Украинага файдалырак та була әле дип ассызыклады. Мәгълүм булуынча, Русия белән Украинаның гамәлдәге транзит контрактының вакыты быелның 31 декабрендә чыга. Вакыт аз калып баруга карамастан, Мәскәү белән Киев һаман булса да газ транзитлауны дәвам итү шартлары буенча уртак фикергә, ягъни килешүгә килә алмыйлар. Октябрь башында Русия президенты Мәскәү газ буенча Украина белән килешүгә кул куярга әзер дип белдергән иде.Моңа кадәр Русия “Газпром”ы 2020 елдан алып башка маршрутлар буенча Европага ягулык озату ихтималлыгын караган иде. Атап әйткәндә, сүз “Төньяк агымы-2” газүткәргече турында бара. Аны 2019 ел ахырына эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Әмма баштагы мәлләрдә газүткәргечнең диңгез участогы аша үтүенә Даниянең Русия белән килешү төзүне кире кагуы аны тапшыру вакытын сорау алдында калдырды. Һәм менә, ниһаять, 2 көн элек кенә Дания үзенең территориясе аша үткәрергә рөхсәт бирде. Ә бит ул газүткәргечне төзүгә рөхсәт бирми калган бердәнбер ил иде. Рөхсәт булгач, якын көннәрдә диңгез участогында эшләр башланачак. Бәлки, планга ярашлы Русия аны ел ахырына кадәр файдалануга тапшыруга өлгертер. Проект тәмамлангач, газүткәргеч Украинаны урап үтәчәк. Бу хәлдән соң “Нафтогаз” җитәкчесе Андрей Кобылев, хәзер Украинага газ базары реформасын төгәлләү аеруча мөһим мәсьәлә дип белдерде.
Читайте нас: