Барлык яңалыклар
Икътисад
31 октябрь 2019, 00:07

Мөһим атнага аяк бастык

Финанс грамоталыгын арттыру чаралары халыкны хаталы адымнар ясаудан саклау максатын куя.

Бүген, ягъни 30 октябрь көнне "Башинформ" агентлыгында Бөтенрусия саклык атналыгына багышланган матбугат конференциясе үтте. Очрашуда БРның финанслар министры Лира Игтисамова, Финанс университеты директоры Рафаэль Сафуанов, Үзәк банкның БР буенча Милли банкы җитәкчесе урынбасары Сергей Коровин һәм Республика методик үзәге җитәкчесе Елена Ситдикова белән финанс хәвефсезлек мәсьәләләре хакында сөйләшү узды.

Саклык атнасы - РФ финанслар министрлыгы оештырган "Халыкның финанс белемен арттыру һәм Русиядә финанс белем бирүне үстерү" проекты кысаларында үтүче комплекслы чара. Ул быел Русиянең барлык төбәкләрендә дә 6 нчы ел рәттән үтә. Бу юлы 31 октябрьдән башлап, 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм күпчелек чаралар Русия Хөкүмәте карамагындагы финанс университетында булачак.

- Хәзерге заманда финанс белемле булу бик мөһим, - дип башлады сүзен Финанслар министры Лира Зәкуан кызы Игтисамова. - Кешеләрнең банк карталарыннан акча югалуы турында ишетеп торабыз, финанс базарында катнашучыларның да алданулары хакында хәбәрләр күп йөри. Шулай ук телефон аша да, кибетләрдә дә, кредит алганда ла, төрле килешүләр төзегәндә дә алданырга мөмкин. Мошенниклар бер мөмкинчелекне дә кулларыннан ычкындырмыйлар. һәр елны халыкның миллионлаган сум акчасы аларның кесәсенә күчә. Финанс грамоталыкны арттыру чаралары халыкны шундый хаталы адымнар ясаудан саклау максатын куя да инде, - диде Лира Зәкуан кызы.

Читайте нас: