Барлык яңалыклар
Икътисад
29 октябрь 2019, 17:10

Иң күп сөт җитештерүче булырбызмы?

Быел Русия илнең сөт җитештерү сәнәгатен үстерү өчен Евросоюздан 100 миллион еврога 45 мең сыер сатып алган.

Быел Русия илнең сөт җитештерү сәнәгатен үстерү өчен Евросоюздан 100 миллион еврога 45 мең сыер сатып алган. Бу 2016 ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Шулай итеп, хәзер Русиянең бу тармакта иң эре импортерга әверелүе ихтимал. Шулай дип саный “Блумберг” (Нью-Йорк) финанс компаниясе.Әлеге басма раславынча, Русия властьлары шундый сатып алулар белән сөтчелек сәнәгатен модернизацияләп, илнең импортка бәйлелеген киметергә омтыла. Шулай ук киләчәктә Кытай базарына сөт озатуны көйләү планы да бар дип атала. Моның өчен субсидияләр, ташламалы кредитлар һ.б. ярдәмнәр аша авыл хуҗалыгына акчалар юнәлтелә. Русия үзен дуңгыз һәм кош ите белән тәэмин итә алды, дип билгели “Блумберг”. Әмма шул ук вакытта, илгә сөтчелек сәнәгатендә ярдәм кирәкмәячәк дип әйтергә әле иртәрәк.Әйткәндәй, бездә сөтчелек тармагы яхшы үсешеп китсә, кибет киштәләрендә ялган сөт ризыклары бетәрме икән?!
Читайте нас: