Барлык яңалыклар
Икътисад
23 октябрь 2019, 03:57

Карабодай ярмасына хаклар ник арткан?

Башка илләрдә бу ярманы бик ашап бармасалар да, русиялеләр карабодайны ярата.

Республикада карабодай ярмасына хаклар арткан. Башкорт сәүдә ассоциациясе рәисе Фәрит Гыйндуллин сүзләре буенча, бәяләр сентябрьдә “тешләшә” башлаган. Бүгенге кыйммәтләнү 15 процент тирәсендә теркәлгән, дип хәбәр итә РБК.


“Сентябрьдә сәүдә предприятиеләре ярманы килограммы 35 сумнан алган булса, кичә алар аны 46 сум белән сатып алды”, - дип аңлата Гыйндуллин.


Тик карабодай ярмасы кыйммәтләнсә дә, сәүдә челтәрләрендә аның белән бәйле ниндидер ажиотаж сизелми.


Хаклар күтәрелү сәбәбе әлегә төгәл билгеле түгел.


Башка илләрдә бу ярманы бик ашап бармасалар да, русиялеләр карабодайны ярата. “Гречка”да тимер күп, шулай ук аның составында кальций, калий, фосфор, йод, цинк, фтор, молибден, кобальт бар. Карабодай ярмасында В1, В2, В9 (фолий кислотасы), РР, Е витаминнары да бар.
Читайте нас: