Барлык яңалыклар
Икътисад
22 октябрь 2019, 17:08

Акчалары киемгә һәм азык-төлеккә генә җитә...

Ә сез үзегезне нинди категориягә кертер идегез?

Русиялеләрнең яртысына – 49,4 процентына – акчалары бары тик ашауга һәм киемгә генә җитә. Моны Росстат мәгълүматлары раслый. Һәм андый гаиләләр азрак арткан да хәтта: үткән кварталда аларның саны 49,2% булган, дип хәбәр итә News.Ru.


Ризыктан гайре берни сатып ала алмый, коммуналь түләүләрне дә авырлык белән генә русиялеләрнең 14,1% түли. Ә бу категория кешеләр азайган – елның беренче кварталында алар 15,2% тәшкил иткән.


Ризыкка да акчалары җитеп бетмәгән русиялеләр саны да бераз кыскарган. Беренче кварталда бу сан 0,8 процент тәшкил иткән. Әле исә ул 0,7%.


Ләкин бар да ул кадәр күңелсез түгел, җәмәгать. Ризык, кием һәм төрле товарлар ала алучы гаиләләр үсүен дәвам итә. Беренче квартал белән чагыштырганда бу сан 31,7дән 32,6 процентка кадәр арткан. Алар фатир я машина гына ала алмый.


Ә менә күңелләре ни тели – шуны сатып алу мөмкинлегенә нибары 2,7 процент русияле ия.



Читайте нас: