Барлык яңалыклар
Икътисад
16 октябрь 2019, 23:29

Кемнең пенсиясе 18 меңгә җитәчәк?

2020 елның 1 гыйнварыннан пенсия күләме эшләмәүче пенсиядәгеләргә 6,6 процентка арттырылачак.

2020 елның 1 гыйнварыннан пенсия күләме эшләмәүче пенсиядәгеләргә 6,6 процентка арттырылачак.
Бу өстәмәне 15 милионнан артык өлкәннәребез алачак. Шул көннән, илдәге уртача пенсия күләме- 16 мең 400 сум булачак. 2022 ел башында ул- 18 мең 300 сумга җиткереләчәк. 2020 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 7 процентка күтәреләчәк. Русия Исәп палатасы: “2020-2022 елларга каралган ил бюджеты буенча, реаль үсеш зур булмаячак, чөнки эшләүче пенсионерларга бернинди өстәмә дә каралмаган”,- дип белдерде. Димәк, пенсия реформасы алдыннан: “Барлык пенсионерларга ел саен 1 мең сум күләмендә өстәмә булачак”, дигән сүзләр алдак булып чыкты.
Пенсия яшен арттырганда гына алдашмыйлар, шул бездә.
Читайте нас: