Барлык яңалыклар
Икътисад
16 октябрь 2019, 13:50

Агыйделдә ашлык төялгән баржа йөри

Кая бара ул?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрдәге битләрендә 3000 тонна иген төялгән баржаның Агыйдел буйлап йөзеп китүе турында хәбәр итә.
“Бүген “Илеш элеваторы” җәмгыяте причалыннан иген төялгән беренче баржа китә. Май аенда без Башкортстан игенен Иран, Төркия, Балтыйк буе илләренә экспортка чыгаруны җайга салу мөмкинлеген карадык, – дигән ул. – Ашлыкны су транспорты белән илтү – иң очсыз вариант. Өстәвенә, Илеш элеваторында причал һәм төяү куәтләре бар. Алар сезон эчендә 100000 тоннага кадәр игенне су буйлап кабул итәргә һәм озатырга мөмкинлек бирә”.
Шулай да моның өчен Агыйделнең 20 километр участогында – Актаныш районының Әҗәкүл авылыннан Илеш районының Груздевка авылына кадәр – елга төбен тирәнәйтергә кирәк булган. “Без акча таптык һәм җәй эчендә бу эшләрне башкардык. Суднолар үтү мөмкинлеге “елга-диңгез” классына кадәр артты. Хәзер йөк көймәләре, Русия портларында күчереп төями генә, чит ил портларына турыга йөри ала. Хәерле юл!” дип язган Радий Фәрит улы.
Читайте нас: