Барлык яңалыклар
Икътисад
14 октябрь 2019, 11:51

Йөк поездлары Уфаны урап узачак

Республика Хөкүмәте һәм “Русия тимер юллары” акционер оешмасы, Уфаны урап узачак тимер юлы линиясе төзү буенча килешү төзеде.

Республика Хөкүмәте һәм “Русия тимер юллары” акционер оешмасы, Уфаны урап узачак тимер юлы линиясе төзү буенча килешү төзеде.
Әлеге вакытта, Уфаны урап узучы тимер юл линиясе берәү генә. Шуңа да ул үткәрү сәләтен күпкә киметә. Икенче линия төзелгәч, авыр йөк поездлары Уфа эченә кереп тормаячак. Йөк поездларыннан бушаган линия аша, күбрәк санда пассажир поездлары һәм электричкалар хәрәкәт итә башлаячак.
Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗәнов: “Төзү эшләре 2022-2024 елларда башкарылачак”, - дип белдерде. Озынлыгы 19 чакрымга сузылган яңа линияне төзү өчен 6 миллиард сум акча бүленәчәк.

Читайте нас: