Барлык яңалыклар
Икътисад
9 октябрь 2019, 16:43

Уфада сөт ник кыйммәт?

Сентябрь аенда Уфа шәһәре сөтнең хакы буенча рекорд куйган: аның бер литры уртача алганда 50 сум 16 тиен торган.

Сентябрь аенда Уфа шәһәре сөтнең хакы буенча рекорд куйган: аның бер литры уртача алганда 50 сум 16 тиен торган. Август аенда бер литр сөтне 49 сум 16 тиенгә эчеп булган. Ел башында исә 47, 36 сум тора иде, дип хәбәр итәләр Башкортстан статистика идарәсеннән.

Республикада иң очсыз сөтне Сибайда табып була – анда аның бер литры 44, 42 сум тора. Нефтекамада сентябрь аенда сөтнең бер литры 45,31, Стәрлетамакта 45,75 сум торган.
Читайте нас: