Барлык яңалыклар
Икътисад
9 октябрь 2019, 10:22

Авиаэлемтә яхшырырмы?

Төбәкләр арасында очучы авиакомпанияләрне, 1 октябрьдән өстәмә салымнан (НДС) азат иттеләр.

Төбәкләр арасында очучы авиакомпанияләрне, 1 октябрьдән өстәмә салымнан (НДС) азат иттеләр.


Әлегә кадәр Кырым, Севастополь, Калининград өлкәсе һәм Ерак Көнчыгыштагы төбәкләрне хезмәтләндерүче компанияләр генә бу салымны түләми иде. Хәзер Мәскәү аэропортларына төшмичә, турыга очучы компанияләр, барсы да бу салымнан азат ителә. Беренчедән, бу Мәскәү аэропортларындагы тыгынлыкны киметәчәк. Икенчедән, турыга очу нәтиҗәсендә, вакыт һәм ягулыкка экономия булачак. Өченчедән, төбәкләр арасындагы туры бәйләнешне һәм эчке рейсларны арттырачак.
Читайте нас: