Барлык яңалыклар
Икътисад
3 октябрь 2019, 16:30

Көзге уңыш авыр шартларда җыела

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Русия Хөкүмәтенә “Техника паркын яңарту 2.0” программасын киңәйтергә тәкъдим итте.РФ Хөкүмәте киңәшмәсендә чыгыш ясап, Радий Фәрит улы быел старт алган Росагролизинг проектының нәтиҗәле булуын билгеләде. Бу проектка ярашлы Башкортстан аграрийлары 500 млн. сумлык техника алды.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Русия Хөкүмәтенә “Техника паркын яңарту 2.0” программасын киңәйтергә тәкъдим итте.

РФ Хөкүмәте киңәшмәсендә чыгыш ясап, Радий Фәрит улы быел старт алган Росагролизинг проектының нәтиҗәле булуын билгеләде. Бу проектка ярашлы Башкортстан аграрийлары 500 млн. сумлык техника алды.

Ел башыннан алып исә хуҗалыклар 4,5 млрд сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган.

“Әмма бу аз, - дип билгеләде Радий Хәбиров. – Әлеге вакытта безгә 1200 ашлык җыю комбайны, чәчү комплекслары булган югары җитештерүчәнлекле 3 мең трактор җитми”. Ул шулай ук аграрийлар эшендә булган авырлыклар турында да әйтеп үтте. Яз көне 170 мең гектар чәчүлек юкка чыкты, 585 оешма 865 мең сум акчасын югалтты. 2019 елда гомум алганда 3 млн. гектар җир чәчелгән (2018 ел дәрәҗәсендә). Сентябрь аенда явым-төшемнең ике нормасы яуды, шуңа көзге урып-җыю эшләре авыр, катлаулы шартларда бара. Бүгенге көндә гомум мәйданның 94 процентында эшләр тәмамланган, 3 млн. тоннадан артык уңыш җыеп алынган. Уңдырышлылык гектардан уртача 20 центнерга якын. Әлеге вакытта техник һәм майлы культуралар җыела, шикәр чөгендереннән әйбәт кенә уңыш көтелә.


Радий Фәрит улы федераль үзәккә матди ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде: 2019 елда Башкортстанның авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме 4,4 млрд сум тәшкил иткән, шуның 2,2 млрд сумы федераль казнадан килгән.
Читайте нас: