Барлык яңалыклар
Икътисад
2 октябрь 2019, 10:28

Ипотека процентлары төшә

Тораклы булам дигән кешегә яңа мөмкинлекләр ачыла.

Тораклы булам дигән кешегә яңа мөмкинлекләр ачыла.


РИА Новости үткәргән сораштырулар күрсәтүенчә, 1 октябрьдән Русиянең кайбер банклары ипотека процентларын киметә башлаган.

Беренче күрсәткеч – 7, 3 процентка кадәр Сбербанк киметкән. Аның артыннан минималь ставканы Райффайзенбанк (8, 99%), Газпромбанк (8, 7%), “Дом РФ” (8,5%) һәм Альфа-банк (8, 49 %) азайткан.


Ипотека ставкаларын киметергә мөмкин булган банклар арасында “Окрытие” дә бар. “Росбанк Дома” һәм Мәскәү кредит банкында белдерүләренчә, үзгәрешләрне “базар конъюктурасына карап” кертәчәкләр.


Агымдагы ел башында ипотека ставкалары арта башлады. Әмма хәзер Владимир Путинның кушуы буенча Русия финанс министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, Русия банкы һәм Икътисадый үсеш министрлыгы “Дом.РФ” белән берлектә күрсәткечләрне елына 8% һәм аннан да азракка төшерү өстендә эшли башлады.
Читайте нас: