Форумның программасы бай булуы һәм төрлелеге белән аерылып тора. Ике көн дәвамында – 26 һәм 27 сентябрьдә – форум делегатлары мөһим темалар, әйтик, төбәкара кооперация, ШОС һәм БРИКС җирлегендә бизнесны яклау, интернет-сәүдәне үстерү, ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре арасында туризмны үстерү һәм башкалар буенча эшлекле сөйләшүләр үткәрә.