Барлык яңалыклар
Икътисад
24 сентябрь 2019, 11:57

“Калибр” канатлы ракетасын эшләп бетергәннәр

Русиянең “Калибр” канатлы ракетасын Сүриядә куллану нәтиҗәләре буенча эшләп бетергәннәр.

Русиянең “Калибр” канатлы ракетасын Сүриядә куллану нәтиҗәләре буенча эшләп бетергәннәр. Бу турыда РФ оборона министры Сергей Шойгу белдерде. “Калибр”ны президент Владимир Путин күрсәтмәсе буенча эшләп бетерү бурычы куелган.


Оборона министры белдерүенчә, моңа кадәр “Калибр” канатлы ракетасының очу вакыты күбрәк булган. Хәзер исә бу вакыт берничә тапкырга киметелгән. Һәм ракетаның төбәлгән урынга очу күрсәтмәсен тапшыру буенча вакытны киметү эше даими бара, дип белдерә министр.
Сүрия тәҗрибәсен исәпкә алып, 300гә якын корал тибы тагын да камилләштерелгән. Элек перспективалы дип саналаган 12 үрнәк җитештерүдән һәм коралланудан алынган.
Читайте нас: