Барлык яңалыклар
Икътисад
23 сентябрь 2019, 19:55

Һәрбербезгә – 837 доллар

Русия 2020 нче елда Милли байлык фондында җыелган акчаларны тотына башларга мөмкин. Дәүләт акча чүлмәгендәге долларларын кемгә бирер?

Русия 2020 нче елда Милли байлык фондында җыелган акчаларны тотына башларга мөмкин. Дәүләт акча чүлмәгендәге долларларын кемгә бирер?


Милли байлык фонды (русча ФНБ) – дәүләтнең нефтьне билгеләнгән хактан югарырак бәягә сатудан җыелган акчаларын саклаучы кубышкасы, ягъни, үзебезчә әйтсәк, чүлмәк була инде. Закон буенча, ул эчке тулаем продуктның 7% дәрәҗәсенә җиткәч, артык акчаларны тотынырга була. Һәм безнең ил менә шушы “майлы калҗа”лы мизгелгә килеп җиткән диярлек. Минфин белдерүенчә, сентябрь башына ФНБда эчке тулаем продуктның 7,5 проценты кадәр акча тупланган.


Уен эшмени, ким дигәндә, 545 млрд. сум, ягъни 8,2 млрд доллар акчаларны эшкә җибәрергә мөмкинлек туган. Ләкин, РФ нең элекке икътисад министры Андрей Нечаев әйтүе буенча, ФБНның төп функциясе - пенсия системасына булышлык күрсәтү. Бу юлларны укыгач, һәр кешедә “җыелган акчаларны пенсияләрне күтәрүгә тотмаслармы икән?” дигән урынлы сорау туар. “Әйе, яхшы булыр иде , -ди А. Нечаев. – Әмма ләкин җыелган акчаларны гамәлдәге пенсияләрне арттыруга тотынырга түгел, ә безнең илнең пенсия системасы киләчәктә очрашачак проблемаларны хәл итүгә юнәлтергә кирәк”,- дип өсти.


Ә, бәлки, ул акчаларны ил халкына бүлеп бирергә кирәктер? дигән икенче бик урынлы сорау да туа. Мәсәлән, Сингапур 2018 елда ил икьтисадын үстергәннәре өчен үз халкына премия тараткан. Безнең халыкка да көрчек чорында кичергәннәр өчен премия бирсәләр, ярап куяр иде дә бит. Ләкин элекке икътисад министры бу өметне дә юкка чыгара. “Кешеләргә акча таратып бирү яхшылыкка китермәячәк. Инфляция кискен үсеп китәчәк, шул гына. Чөнки шушы бер мәртәбә бирелгән акция вакытында үзебездә җитештерелгән товарлар һәм хезмәтләр артмаячак. Кулына акча кергән халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерерлек булмаячак. Нәтиҗәдә хаклар, хезмәт күрсәтүләрнең бәясе артачак һәм акчалар ничек керсә шулай чыгып та бетәчәк”.


Нечаев бу очракта акчаларны тотынуның иң отышлы юлы – эре инфраструктура проектларына салу, ди. Андый проектларны кемнәр тәкъдим итә соң? Мәсәлән, Русия тимер юллары Мәскәүдән Санкт–Петербургка, Казанга югары тизлектәге магистральләр салмакчы. Чечня властьларының үзләрендә шундый магистраль булдырасы килә. Кырым күперен төзүче бизнес структураларының Сахалинда шундый күпер төзергә исәпләре бар. ”Ләкин барысын да җентекләп уйларга кирәк. “Беркайчан да үзен үзе каплый алмаячак проектлар кирәкми “,- ди Нечаев.

Аның аңлатмасын укыгач,бу акчаларның турыдан -туры халык кесәсенә кермәсе аңлашыла. Ә башка илләр ничек тотына икән мондый фондларда җыелган акчаларны? Норвегия нефть сатудан кергән югары керемнең барысын да диярлек пенсияләргә һәм башка социаль проблемаларны хәл итүгә тотына. Катар бу акчаларны үз иленә туристлар җәлеп итү өчен супер заманча кунакханәләр төзи. Моңардан тыш, Катар дәүләте никахка керүче парлар, балалары туган гаиләләргә зур акчалар түли. “Бу дәүләтләрдә халык аз. Русия аларга карап юнәлеш ала алмый”,- ди Нечаев.


Менә шулай. Әгәр шушы җыелган акчаны халыкка бүлеп бирсәләр, һәркемгә 837 доллар тияр иде. Эчне тишмәс иде, әтнәке...
Читайте нас: