Барлык яңалыклар
Икътисад
23 сентябрь 2019, 20:22

Күркә итсез калмабыз

Мәләвез районында урнашкан “Индюшкин” Башкортстан кошчылык комплексы октябрь аенда яңадан эшли башлаячак.

Мәләвез районында урнашкан “Индюшкин” Башкортстан кошчылык комплексы октябрь аенда яңадан эшли башлаячак.

2017 елда Русиядә күркә ите җитештерү буенча өченче урынны алып торган комплексны 17 миллиард бурычы булу сәбәпле япканнар иде. 2019 елның март аенда комплексның элеккеге хуҗалары Марсель Йосыпов һәм Дамир Камилов банкрот дип игълан ителделәр. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы ике ел буена комплексның бөтенләй таралу һәм талануыннан саклап килде. Комплексны Мәскәүнең “Урал” кошчылык компаниясе, үзенә кушып, ит җитештерүне дәвам итәргә алынды.


Читайте нас: