Барлык яңалыклар
Икътисад
19 сентябрь 2019, 04:16

Молдаваннар өшемәс

Кыш җитә башладымы, газ ягулыгы мәсьәләсе килеп баса.

Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин белән Мәскәүдәге очрашуы вакытында Молдавия җитәкчесе Игорь Додон да шушы мәсьәләне күтәрде.


Молдавиягә Русия газы Украина аша барып ирешә. 2019 елның 31 декабрендә Украина белән Русия газ транзиты килешүенең вакыты чыга. Бүгенгесе көндә транзит килешүен озайту Европа Советы, Украина һәм Русия арасындагы сөйләшүләр нигезендә алып барыла. Килешү озайтылмаса Молдавия кыш уртасында газсыз торып калырга да мөмкин. Ике ил җитәкчесе килешүе буенча, 1 октябрьдән Молдавиягә газ 1 мең кубометры 220 доллар бәясе белән озатылачак.
Читайте нас: