Барлык яңалыклар
Икътисад
12 сентябрь 2019, 11:18

Кырым күперендә ни хәлләр бар?

Кырым күперенең тимер юл өлешендә автоматик контроль һәм поездлар хәрәкәте белән идарә итү системасын урнаштыра башлаганнар.

Кырым күперенең тимер юл өлешендә автоматик контроль һәм поездлар хәрәкәте белән идарә итү системасын урнаштыра башлаганнар.


Махсус корылмалар реаль вакыт режимында Керчь бугазын кисеп үтүче юллар һәм составларның мониторингын алып барачак һәм локомотив кабиналарына һәм якындагы Тамань-Пассажир һәм Керчь-Южная станцияләренә мәгълүматлар бирәчәк.


Әлеге көндә тимер юлда кабельләр салына һәм мөһим җиһазлар белән юл тартмалары урнаштырыла.

Автомобильләр хәрәкәте өчен күпернең өлешен 2018 елның декабренә планлаштырганнар иде, әмма эшләрне тиз төгәлләделәр. Владимир Путин Керчь бугазы аша күпернең автомобиль өлешен былтыр 15 майда ачкан иде. Беренче поезд күпердән декабрьдә үтәргә тиеш.
Читайте нас: