Барлык яңалыклар
Икътисад
9 сентябрь 2019, 16:38

Европага тәрәзә ачалар

Күптән түгел узган Riga Food 2019 азык-төлек күргәзмәсендә Башкортстан биредә беренчегә үзе белән таныштырды.

Күптән түгел узган Riga Food 2019 азык-төлек күргәзмәсендә Башкортстан беренчегә үзе белән таныштырды. Күргәзмәдә 35 илдән 720 оешма катнашты.
Латвиядә берничә мең татар-башкорт кешесе яши. Саны буенча, башка илләр белән чагыштырганда, иң күп ватандашыбыз нәкъ шушы илне яшәү урыны итеп сайлаган.
Күптән түгел узган Riga Food 2019 азык-төлек күргәзмәсендә Башкортстан беренчегә үзе белән таныштырды. Күргәзмәдә 35 илдән 720 оешма катнашты.
Башкортстан делегациясе БРның тышкы икътисади бәйләнешләр буенча Дәүләт Комитеты рәисе урынбасары Лена Изотова җитәкчелегендә килгән иде.
Башкортстаннан: «Травы Башкирии», «Башкирский гусь», «Актирмә», «Компания Рус Агро», «СУ №20 ПСК-6», «Башкирские пасеки+» җаваплылыгы чикләнгән оешмалар һәм Григорьев М.В.һәм ИП Фатклисламов компаниясе катнашты.
Экспозицияләрне ачу чарасында Латвиядәге РФ илчесе Евгений Лукьянов һәм Латвиянең игенчелек буенча министры Каспарс Герхардс катнашты.
Чара кысаларында бал җитештерүчеләргә Apimondia халыкара конгрессына чакыру таратылды. Ул 2021 елда беренчегә Уфада уздырылачак.
Башкорт балы күпләргә таныш булса да, аның турында сөйлисе һәм таныштырасы яңа буын яшьләр үсте. Балны киңрәк базарга чыгару таләп ителә.
Якынча өч айдан Башкортстан балы Латвия кибетләре киштәләренә дә чыга башлаячак.
Читайте нас: