Барлык яңалыклар
Икътисад
8 сентябрь 2019, 03:15

Додон Русия газына хакны киметүгә ирешкән

Молдавия президенты Игорь Додон белән Русия Президенты Владимир Путин Русия газына бәяләр хакында сөйләшкән.

Молдавия президенты Игорь Додон белән Русия Президенты Владимир Путин республикага озатыла торган газга хакларны төшерү турында килешкәннәр. Бу хакта Додон Владимир Путин белән Мәскәүдәге очрашуыннан соң үзенең Facebook битендә хәбәр итте.
“Принципларга таянып сөйләштек һәм газ тармагында арытаба хезмәттәшлек хакында килештек. Бүгенге этапта ук кулланучылар өчен бәяләр артмаячак дип игълан итергә була. 1 октябрьдән үк Молдова өчен Русия газына хаклар төшәчәк”, - диде Додон.
Молдавия әле “Газпром”нан газны 2019 елда срогы чыга торган контракт буенча ала. Моңа кадәр Додон Мәскәүдән газ өчен ташламалар сорарга ниятләвен белдергән иде. Аннары, Молдовада Украина аша газ поставкаларын туктатырлар дип шөбһәләнүчеләр дә юк түгел.
Читайте нас: