Барлык яңалыклар
Икътисад
7 сентябрь 2019, 21:46

Чит ил кешеләре Төркиядә күпләп фатирлар сатып ала башлаган

Шушы елның сигез аенда гына да чит ил кешеләре Төркиядән 24 144 фатир сатып алган.

Шушы елның сигез аенда гына да чит ил кешеләре Төркиядән 24 144 фатир сатып алган. Узган елның бу чорында 14 674 фатир сатылган. Төркиянең Статистика институты мәгълүматлары буенча, үсеш 64 процентны тәшкил иткән. Бу андагы күчемсез милекнең арзан булуы һәм гражданлыкны алу гадиләштерелү белән аңлатыла.


Русия кешеләре 2018 елда Төркиядән 2,5 мең фатир сатып алган. Алар йортларны диңгез буеннан сатып алып, ял итәргә баручыларга арендага биреп тора икән. Шуңа да иң күп фатирлар Истанбулда, Әнкара һәм Измирда сатыла.
Читайте нас: