Барлык яңалыклар
Икътисад
6 сентябрь 2019, 03:13

“Звезда” заводына чит ил инвестицияләре салынырмы?

Владимир Путин: “Звезда” суднолар төзү предприятиесе чит илләр инвестицияләре һәм хезмәттәшлек өчен ачык”, - дип белдерде.

Көнчыгыш икътисади форумында чыгыш ясап, Русия президенты Владимир Путин: “Русия сәнәгатенең бөтен өлкәләре, шул исәптән, “Звезда” суднолар төзү предприятиесе яки Амурдагы Комсомольск авиация заводы да, чит илләр инвестицияләре һәм хезмәттәшлек өчен ачык”, - дип белдерде.

“Безнең чит ил партнерларыбыз өчен ябык булган бер генә юнәлешне дә күрмим, - диде ул. - Ә “Звезда” предприятиесендә шельфта һәм Арктикада эшләү өчен күп тонналы суднолар төзеләчәк”.

Амурдагы Комсомольск предприятиесенә килгәндә, анда Русия истребительләре төзеләчәк.
Читайте нас: