Владивосток шәһәрендә Көнчыгыш икътисади форумы ачылды. Форумга килгән Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Русия Президенты Владимир Путин белән хәрби кораблар һәм зур танкерлар эшләүче “Звезда” комплексы эшчәнлеге белән танышты. Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков: “Бу сәнәгать предприятесендә эшләп чыгарылган зур сыйдырышлы танкерлар ерак илләргә нефть һәм табигый газ ташыячак, шул исәптән Һиндстанга да”, - дип белдерде.