Бензин инде ул әниләр суыткычтан алып салып җибәргән каймак түгел. Аның хакы үзен ясый торган нефть хакыннан алып куела. Шулай ук бензин тирәли “һава торышын” комиссияләр, субсидияләр, эшкәртү, ташу һәм башка хисаплар китереп чыгара. Шулай итеп, түгәрәк кенә саннар килеп чыга. Литрга салып чагыштырганда каймактан арзанрак булса да, транспорт аннан бер дә маемламый, йотып кына тора, салып кына өлгерт! Безнең илнең нефть магнатлары ишетеп калмасын, бер литр ягулыкка бер литр каймак хакын куярлар, билләһи, һич кыенсынмаслар...
Алдарак иң кыйммәт бензин булган илләр турында язган идек. Бүген, киресенчә, иң арзан бензин кайда, сүз шул хакта.
Аларга арзанлы нефтьне укытучылары, табиблары, тренерлары хезмәте өчен Венесуэла "Петрокарибе” программасы буенча китерә.
Иран Көнчыгыштагы иң технологик үсешкән ил. Анда нефть һәм табигый газ запаслары күп.
Алжирның икътисады – газ һәм нефть. Алар эчке тулаем керемнең 30%, дәүләт бюджетының 60% керем өлешен, экспорттан табышның 95% тәшкил итә.
Кувейт үзе белдергәнчә, анда эре нефть запаслары бар, бу якынча дөнья нефть запасының 9 проценты. Кувейт нефтьтән бик зур керем ала.
Озак еллар коррупция, сәяси тотрыксызлыктан интеккән Нигериядә хөкүмәт агросәнәгать, шәхси сектор үсешенә иркенлек бирә.
Табигый газ запаслары буенча дөньяда дүртенче урында, газ чыганаклары буенча икенче урында тора.
Дөнья икътисадында тотрыксызлык булса да, анда стабильлек саклана килде. Автомобиль йөртүчеләр бензин өчен тиеннәр генә түли. Әлеге вакытта бер литр бензин 0,48 доллар тора. 2018 елда 0,53 $ булган.
Нефть - Мисырның төп продукты.Төп чыганаклары Синай ярымутравында һәм Суэцк култыгында урнашкан.
Әлеге вакытта бер литр бензин 0,54 $.
Оманда нефть җитәрлек. Хөкүмәт, шул сәбәпле, субсидияләрне бик юмарт финанслый. Аз керемле кешеләргә аена 200 литр ягулык бушлай бирелә!
Озак вакыт инде монда бер литр бензин хакы 0,54 $тора.
Бу уңайлыклар хөкүмәтнең юмарт субсидияләренә бәйле.
Кайчандыр монда дөньядагы иң арзан нефть булган.
Хөкүмәт никтер бөтен субсидияләрне бетермәкче.
Болай да, бүген аның литры 0,54 $.
Бахрейнда 2018 елда бензин хаклары 25 процентка арткан.
Әле бер литр бензин 0,53 $.
Нефть сәнәгате үсешә һәм бензин хаклары төшә бара.
Әлеге вакытта бер литр бензин 0,52 $.
16. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре
Энергетика һәм сәнәгать министрлыклары ягулыкка хакларны төшерде һәм биредә бер литр бензинга 0,50 $ түлиләр.
Монда да нефтькә хаклар төшү бензин хакы кимүгә китергән.
Әлеге вакытта 1 литр бензин уртача 0,49 доллар тора.
Бу ил хөкүмәте ягулыкны елына 3,2 миллиард доллар күләмендә субсидияли.
Әле 1 литр бензин 0,49 $ тора.
АИ-80 һәм АИ-92 бензины хакы хөкүмәт тарафыннан билгеләнә. Шул сәбәпле ул хәлдән килерлек бәядә кала. Бүген бер литр бензин 0,47 $.
Эшкәртелмәгән нефтькә хаклар төшү сәбәпле, бу ил хөкүмәте дә, башка, үз гражданнары турында уйлаган ил хөкүмәтләре кебек үк, бензинның ваклап сату бәясен 12% төшереп, бер литрга 0,46 $ калдырган.
Биредә кара алтын хакы бөтенләй түбән – литрына 0,43 $. Шулай ук бәяләр соңгы айларда төшкән.