Барлык яңалыклар
Икътисад
29 август 2019, 14:05

Ак калач булырмы өстәлдә?

Русиядә быел 2012 елдан соң беренче тапкыр беренче класслы бодай җыеп алганнар.

Русиядә быел 2012 елдан соң беренче тапкыр беренче класслы бодай җыеп алганнар.
Бу 1,14 мең тонна бөтен тикшерелгән уңышның 0,01 процентын тәшкил итә. Тикшерүләр уңышның узган елга караганда чама белән булса да сыйфатлырак булуын күрсәтә.
Росстат белдерүенчә, 2018 елда хуҗалыкларда 112,8 млн тонна иген, 12,6 млн тонна көнбагыш, 41,1 млн тонна шикәр чөгендере, 22,5 млн тонна бәрәңге, 13,8 млн тонна яшелчә-җимеш әзерләнгән.
2017 елда Русиядә рекордлы уңыш – 135,5 млн тонна җыеп алынган иде. Аның 86 млн тоннасы бодай булды. 2016 елда җыеп алынган бөртеклеләр 120,7 млн тонна тәшкил итте.
РФ авыл хуҗалыгы 2019 елда Русиядә108-110 млн тонна бөртекле җыеп алыныр дип ышана.
Читайте нас: