Хәтерегездә булса, ил җитәкчесе Владимир Путин азык-төлек санкцияләренә тап килгән чит ил продуктларын Русия территориясендә юкка чыгару турындагы указга кул куйган иде. Документ 2015 елның 6 августыннан эшли башлады.
Бүгенге көндә АКШ, Евросоюз, Украина, Канада, Австралия, Норвегия, шулай ук Албания, Черногория, Исландия һәм Лихтенштейннан кергән продукция санкциягә эләгә.