Барлык яңалыклар
Икътисад
23 август 2019, 09:39

Бөрҗәннәр утка тиенәчәк!

Югары Бөрҗән һәм Түбән Бөрҗән кояш электр станцияләре төзүне күзаллый.

6 июнь көнне Петербург икътисади форумында Башкортстан Хөкүмәте һәм “Хевел” компанияләр төркеме хезмәттәшлеге хакында килешү расланды. Документка республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм компаниянең директоры Игорь Шахрай кул куйды.
Бу килешү Югары Бөрҗән һәм Түбән Бөрҗән кояш электр станцияләре төзүне күзаллый. Аларның гомум куәте - 10 МВт.
Әлеге вакытта Бөрҗәндә электр белән тәэмин итү 100 км (Белорецк – Старосубхангулово) озынлыктагы бер чылбырлы электр тапшыру линияләре исәбенә башкарыла. 5әр МВт-лы кояш электр станцияләренең һәрберсендә сәгатенә 4 МВт сыешлы энергия саклагычы булачак. Аккумуляторлар станциягә челтәр белән параллель дә, мөстәкыйль рәвештә дә эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле КЭС бөтен районны электр энергиясе белән тәэмин итәчәк. Электр линияләрендә авария булган очракта, я ремонт эшләре вакытында социаль объектлар электр белән мөстәкыйль режимда тәэмин ителәчәк.
Проектка булган инвестицияләр күләме 1 миллиард сумнан артып китә. Ике станцияне дә сафка тапшыру 2019 ел ахырына кадәр планлаштырылган.
Бүгенге көндә Башкортстанда бу компания тарафыннан кояш электр энергиясенә бәйле 3 инвестиция проекты тормышка ашырылган. Болар – Бүребай КЭС (Хәйбулла районы), куәте 20 МВт; Бөгелчан КЭС (Куергазы районы), куәте 15 МВт һәм Исәнгул КЭС, аның куәте 9 МВт. Гомум инвестицияләр күләме 5 миллиард сумга баскан.
Моңа кадәр бу мәсьәлә Республика Йортында “Инвестиция сәгате” кысаларында каралган иде. Анда БР Хөкүмәте әгъзалары, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, район башлыклары катнашты.
Читайте нас: