Барлык яңалыклар
Икътисад
22 август 2019, 02:27

Көнчыгыш форумына кемнәрне көтәргә?

4-6 сентябрьдә Владивосток шәһәрендә V Көнчыгыш икътисад форумы үтәчәк.

4-6 сентябрьдә Владивосток шәһәрендә V Көнчыгыш икътисад форумы үтәчәк. Әлеге форум алдынгы Көнчыгыш илләренең зур сәнәгать предприятияләре җитәкчеләрен җыя һәм ул елдан-ел үсештә. Соңгы биш елда Көнбатыш илләре безгә карата санкцияләр игълан иткәч, ил сәясәте аеруча Көнчыгыш илләренә табан юнәлешне киңәйтте. Үзебезнең Көнчыгыш төбәкләр икътисадын күтәрү өчен дә әлеге форум зур этәргеч булып тора. Ил җитәкчесе Владимир Путин форумда катнашачак делегацияләргә эшләрендә уңышлар теләп: “Илнең Көнчыгышында урнашкан төбәкләрнең үсеше гомум милли дәрәҗәдәге мәсьәлә, шуңа күрә без моңа аеруча зур игътибар бирәбез”, - дип белдерде.
Читайте нас: