Барлык яңалыклар
Икътисад
21 август 2019, 18:30

“Башнефть”нең чиста кереме 6,2 % арткан

“Башнефть” компаниясенең уңышлы нәтиҗәләре, алынган чиста керем күләме Башкортстанның социаль-икътисади тотрыклыгын тәэмин итүгә зур өлеш кертә.

“Башнефть” компаниясенең уңышлы нәтиҗәләре, алынган чиста керем күләме Башкортстанның социаль-икътисади тотрыклыгын тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Компаниянең финанс эшчәнлеге буенча беренче ярты еллыктагы күрсәткечләре шул хакта сөйли.
Аналитиклар “Башнефть” күрсәткечләренең уңышлы һәм ышанычлы үсүен аның “Роснефть” компаниясе составында эшләвенең нәтиҗәсе дип аңлата. Бу үсеш нефтьне нәтиҗәле эшкәртүне арттыруда, яңа технологияләр һәм группа эчендәге кооперацияне куллануда чагыла.
Шулай итеп, 2019 елның беренче ярты еллыгында “Башнефть” компаниясенең сатудан кереме 9 проценттан күбрәккә артып, 424,6 млрд сум тәшкил иткән. Чиста керем үсеше 6,2 % булган – ул 44 млрд. сум дәрәҗәсендә. Чиста керемнең артуы Башкортстан Республикасы бюджеты алачак дивидендлар тотрыклыгын да аңлата. Хәтерегездәдер, республика “Башнефть”нең 25 % акцияләренә ия.
Читайте нас: