Барлык яңалыклар
Икътисад
20 август 2019, 22:08

Туймазылар чит илгә чимал озата

Бүгенгесе көндә оешманың чималы Русиянең 40 төбәгенә, БДБ илләренә, Төркия, Польша һәм Германиягә сатыла.

Сәнәгатьне үстерү Федераль фонды “Туймазыуглерод” ачык акционерлар оешмасына 53,9 миллион сум ташламалы заем бүлә. Әлеге ярдәм техник углерод җитештерү корылмаларын яңарту өчен тәгаенләнгән. Яңарту проектының тулаем хакы 154 миллион тәшкил итәчәк. Республиканың сәнәгатьне үстерү фонды да 23 миллион сум акча бүләчәк. Техник углерод техник резина, төрле кабельләр, полимерлар эшләүдә һәм буяулар җитештерүдә киң кулланыла. Яңарту җитештерүне 10 процентка арттырып, елына 41 мең тоннага җиткерәчәк. Бүгенгесе көндә оешманың чималы Русиянең 40 төбәгенә, БДБ илләренә, Төркия, Польша һәм Германиягә сатыла.
Читайте нас: