Барлык яңалыклар
Икътисад
20 август 2019, 16:17

Газ кертергә булышалар

Башкортстанда торакларга газ кертү өчен сертификатлар бирелә башлый.

Башкортстанда торакларга газ кертү өчен сертификатлар бирелә башлый. Тиешле указга Радий Хәбиров кул куйды һәм ул 9 августта үз көченә керде.
Сертификатлар оешмаларга Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш һәм хәрби низаглар инвалидлары, инвалид һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук күп балалы гаиләләрнең йортларына газ кертү чыгымнарын өлешчә каплау өчен биреләчәк.
Хөкүмәткә әлеге ярдәмне бирү тәртибен эшләү һәм финанслау чыганакларын билгеләү бурычы куелды.
Читайте нас: