Барлык яңалыклар
Икътисад
19 август 2019, 18:08

Кемнәр бездән акча ала?

Риа-новости мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Русиягә кемнәрнең бурычлары барлыгын барлаганнар.

Риа-новости мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Русиягә кемнәрнең бурычлары барлыгын барлаганнар. Лидерлар исемлегендә - Белоруссия, Украина, Венесуэла.
Русиягә 17 дәүләт 27 млрд. доллар акча тиеш. Белоруссиянең Финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, Минск Мәскәүгә 7,5 млрд. доллар бурычка акча алган. Икенче урында - Украина: алар безгә 3,7 млрд. доллар тиешле. Украина властьлары исә 1990 нчы еллар башыннан соң алынган 610 млн. доллар бурычны гына таный.
Русиягә төп бурычлы илләр исемлегендә белгечләр Венесуэланы атый, аларның 3,15 млрд. доллар бурычлары бар һәм аны 2027 елга кадәр түләп бетерергә бурычлылар.
Шулай ук, Русиядән Бангладеш, Кипр, Һиндстан һәм Йәмән даими рәвештә акча алып торалар.
Финанс министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, Русиянең үзенең тышкы бурычы 2019 елның 1 августына 53,8 млрд. доллар тәшкил иткән.
Читайте нас: