Барлык яңалыклар
Икътисад
17 август 2019, 11:10

Чиләбегә бармаска булганнар

БРИКС һәм ШОС саммитларын үткәрү урыны үзгәрде.

Путин ШОС һәм БРИКС саммитларын Санкт-Петербургка күчерү турындагы указын имзалады. Указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
“2020 елда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары – дәүләт башлыклары советы утырышы һәм БРИКС дәүләтләре башлыкларының очрашу урыны итеп Санкт-Петербургны билгеләргә” диелгән указда.
Моңа кадәр очрашу урынының күчерелү ихтималлыгы хакында Владимир Путин июль аенда хәбәр иткән иде. Халыкара чаралар Чиләбе һәм Санкт-Петербургка бүленер дигән исәп бар иде.
“ФедералПресс” Чиләбе өчен бу шактый экономия һәм шәһәрнең инфраструктурасын яңарту мөмкинлеге дип язган иде. Көньяк Урал башкаласы өчен федераль бюджеттан акчалар күчерелү файдага.
Аның өлешенә төшәсе чараларның Санкт-Петербургка күчерелүе Чиләбедә тиешле вакытка бөтен эшләрне дә башкара алмауларына бәйледер, мөгаен, диләр экспертлар.
Читайте нас: