Барлык яңалыклар
Икътисад
12 август 2019, 13:05

Русиялеләр күңел ачу турында уйламый. Төп ихтыяҗларга нәрсәләр керә?

Русия халкына ярыйсы яшәр өчен торакка түләргә, ашарга, кияргә, медицина хезмәтләренә һәм даруга акча җитүе кирәк.

Русия халкына ярыйсы яшәр өчен торакка түләргә, ашарга, кияргә, медицина хезмәтләренә һәм даруга акча җитүе кирәк. Бу хакта "Левада үзәге" сораштырулары дәлилли.
“Сезнеке кебек гаиләгә ярыйсы яшәр өчен нинди чыгымнарын каплатырга акча җитәргә тиеш?” дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим ителгән. Беренче өч җавапка кыска вакытлы чыгымнар кергән: тулы һәм сыйфатлы туклану (77%), торакка түләү (62%) һәм кием-салым (55%).
Мондый сораштыруны “Левада үзәге” 2017 елның декабрендә дә үткәргән булган. Русиялеләрнең төп гаилә чыгымнары ике ел эчендә әллә ни үзгәрмәгән. Әмма шулай да респондентлар торак-коммуналь хуҗалык түләүләрен, дәвалануга, дару алуга түләүләрне ешрак (51%) әйтә башлаган. Социологлар фикеренчә, бу чыгымнар халыкның бер өлешенең “кесәсенә ныграк суга башлаган”.
Мондый үзгәрешләр русиялеләрне аеруча борчыган проблемалар белән чагыштырып карала. 2018 елда медицина хезмәтенең күп төрләре кыйммәтләнүенә зарланучылар арткан.
Ә менә күңел ачу чаралары ярыйсы яшәр өчен кирәк булган чыгымнар исемлегенең иң ахырында диярлек тора. Аларның кирәклеген сорауда катнашучыларның нибары 6 % белдергән.
“Күңел ачу чараларыннан баш тарту – халыкның күпчелеге өчен гадәти хәл. Уртача статистик русияленең театр һәм концертларга йөрмәве яки бик сирәк йөрүе гаҗәп түгел,” – дип билгелиләр “Левада үзәге”ндә.
Читайте нас: