Барлык яңалыклар
Икътисад
11 август 2019, 15:23

Икмәккә хак үсә

Русиянең статистика комитеты ел башыннан икмәккә хаклар 4-5 процентка үсте, дип хәбәр итте.

Русиянең статистика комитеты ел башыннан икмәккә хаклар 4-5 процентка үсте, дип хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы моны онга хаклар үсү белән аңлата. Мәсәлән, арыш онына хаклар 17 процентка арткан. Икмәк базары белгечләре бу көзне хаклар тагын бераз күтәреләчәк, дип фаразлый. Аптыратырлык күренеш инде бу. Елдан-ел күбрәк уңыш җыеп алабыз, дистә миллионлаган тонна ашлыкны чит илгә сатабыз. Шул ук вакытта, үзебезнең халыкка, төп азыкка хакны арттырабыз. Моны дөрес дәүләт сәясәте, дип буламы?
Читайте нас: