2024 елга Башкортстан экспорт күләмен ике тапкырга арттырып 3,83 миллиард долларга җиткерергә максат куя. Агымдагы елның гыйнвар-май айларында чимал булмаган товарларны чит илгә сату 14,4 процентка арткан. Владимир Путин фәрманы белән тормышка ашырыла башлаган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында безнең республикада 5 төбәк проекты эшләп килә. Экспортны арттыру максатында кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме программасы булдырылды. 2019 елда бу программаны үтәү өчен Республика казнасыннан 40 миллион сум акча бүленде. Шуның 7 миллионы мөрәҗәгать иктән эшкуарларга бүленгән дә инде. Кече һәм урта эшкуарлык товарларын чит илгә чыгару программасы безнең Башкортстанда гына бар.